
Гөлүсә Шаһбан "Бар шул төрле чакларым"
Бар шул төрле чакларым!!! Бар минем дә бик сагынып, Өзелеп көткән чакларым. Бар кайчакта, бик теләп тә, Дәшми үткән чакларым. Бар минем дә хыял дигән, Диңгезләр гизгән чагым. Бар кайчакта тик бер сүздән Күңелләр бизгән чагым. Бар минем дә борчулардан Йокламый үткән төннәр, Мең сорауның берсенә дә Җавап тапмаган көннәр. Бар инде ул, бар минем дә, Бардыр начар якларым. Бар кайчакта дөньялардан Туеп качар чакларым. Бар кайчакта тигез җирдә, Бар абынган чакларым. Юк кына бер сәбәптән дә Бар кабынган чакларым. Җиде юл чатларында бар Адашып калган чагым. Дөнья йөген сөйри-сөйри, Арыган, талган чагым. Дөнья булгач булды инде Дусты да, дошманы да. Сизелми дә кала бугай Гомернең узганы да. Яшь аралаш көлгәнем бар, Бар яртылаш үлгәнем. Тик минем моң-зарларымны, Юк берәүнең күргәне.
50
0