Унберенче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Бәйрәм" повестыннан өзек

Унберенче көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Бәйрәм" повестыннан өзек

«Бер генә дә кызыклы нәрсә исемә төшми», - дип борчылып куйды Габдрахман. Хәтерендә моннан егерме дүрт ел элек булган бер вакыйга саклана иде. Бу турыда сөйләсәм, аңламаслар дип курыкты. Бик тирәнгә сеңгән, искә төшкәндә, бәгырьгә тия, йөрәккә бәрә иде ул хатирә. 1943 елның буранлы салкын кышы. Сугыш вакытында паровозларга ташкүмер урынына утын ягалар иде. Колхоз ел буе унике кешесе белән биш атын урман кисеп, Зәй станциясенә утын ташуда тотты. Яңа ел җитәргә бер көн кала Габдрахманны урман ташучыларның атларына печән илтергә җибәрделәр. Кышкы юл ачык диңгез шикелле. Анда кайчан буран кузгаласын да, буран котырганда ниләр күререңне алдан әйтеп булмый...277 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс

Тэглар:

46

0