Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨11нче көн Юллар Шактый гомеребез үтә юлда, Кайтабыз да чыгып китәбез. Карашларны төбәп еракларга, Чакрым-чакрым юллар үтәбез. Күзне алмый, кайтыр юлга карап, Якыннарны зарыгып көтәбез. Араларда киртә - шул ук юллар, Юл кушылса гына бергә без. Кеше гомерләре юллар кебек,- Илтә без яшисе елларга; Дога кылып чыгыйк сәфәрләргә, Исән-имин йөрик юлларда. Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

56

0