Күңелем җылы тели.

Күңелем җылы тели.

11 нче көн. #әдәбимарафон2025 Икенче курсны тәмамлагач, практикасын, аннан башка эшләрен бетереп, ярты җәйне үткәреп, кая барсын, тагы да шул әбисе йортына кайтты ул. Яшь гаилә аңа шатлангандай да булды. Һәрхәлдә, абыйсы ихлас иде. Аның бүлмәсен тегеләр алган, кыз Мөнирә әбисенең түшәген биләде. “Ярый, әнкәй кайтса, берәр җаен табарбыз, ул бүлмәгә тагы да бер карават сыя…” – дип куйган булды абыйсы. Көяз киленнең көен көйли-көйли ай ярымдай бергә яшәп ташладылар. Әмилә җиңгәсенең кулын сыер саву, идән-кер юу, яшелчә, бәрәңге утау эшләренә тидермәскә тырышты.

Тэглар:

67

0