
11 нче көн.Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин
#әдәбимарафон2025 Бүген төн буе яңгыр яуды. Иртә белән күк йөзе юып куйган кебек зәп-зәңгәр булып ачылды. Әйтерсең җир өстенә зәңгәр түбәле бик зур чатыр корып куйганнар. Агач яфраклары инде сап-сары. Алар җил искәндә берәм-берәм өзелеп төшәләр. Кошлар төркем-төркем җыелышып очалар. Каядыр ашыгалар. Сугыш узган кырларда, янган урманнарда аларга тукланыр өчен нәрсә калган соң? Кошларның болай ашыгып очуларын күреп, безнең күңелләр жу итеп кала. Көз турында хәбәр ич бу. Әйе, көз килә! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
62
0