Урман әкиятләре

Урман әкиятләре

📖 🍃🌿☘️ XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь Куян өй сала. 🍃 "Борын-борын заманда карурманда бер Куян яшәгән. Беркөнне ул үзенә өй салырга булган. "Урмандагы барлык җәнлекләрнең, кошларның йортлары бар, - дип уйлаган ул. - Куркыныч янаганда, бәла-каза килгәндә, алар өйләренә кереп бикләнәләр, ә мин, мескен, кая барып керергә белмичә тинтерәп йөрим". Башта Куян тычкан һәм йомран кебек җир астында оя корып яшәргә уйлаган. Тырышып-тырышып зур чокыр казыган һәм шунда кереп урнашкан. Берзаман көчле яңгыр явып киткән. Куянның өе яңгыр суы белән тулган, ди. "Мондый өйдә яшәп булмас, башканы төзергә кирәк", - дип уйлаган Куян. Хәзер инде ул кош ояларына охшатып үзенә оя ясарга булган. Тырыша торгач, чыбык-чабыклардан үрелгән оя әзер дә булган. Шулай итеп, Куян ояда яши башлаган. Ни кызганыч, бер көнне көчле давыл чыккан эм ояны туздырып аткан. Мескен Куян, давылдан акланып калыр өчен, көч-хәл белән имән тамырлары астына качып өлгергән. Давыл тынгач, Куян әлеге куышны тәртипкә китергән һәм шунда яши башлаган. Ә куыш бик әйбәт булып чыккан. Хәзер инде Куянны бернәрсә дә куркытмаган.🍃 #ЛилияФәрхетдинова #Урманәкиятләре #әдәбимарафон  #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

51

0