Камил Кәримов "Адаштым"

Камил Кәримов "Адаштым"

Әллә син дә пожарныйдагы казинога йөри башладыңмы? Апулей малае уенга да кертми бит сине йөз сумың белән… Фердинандның төпчеге, каладан кайтышлый, ялгыш сугылган булган менәтерәк, бозау саткан акчасын калдырып чыккан. – Акча үземә кирәк, Энгель бабай. Каникул бетә, укулар башланганчы шәһәргә барып разливной сыра эчеп кайтасы иде. – Әниең беләме акча эзләгәнеңне? – Белә. Синнән сорап торырга кушты. – Кушты, имеш… Кемне очратсаң, шуннан сора, дигәндер әле. Күрешергә теләп кул суза дисәң, очраган бере акча сорарга тотына. Шуңа күрә хәллерәкләр өйләрендә бикләнеп ята, өмет булмагач, соранучылар да чыкмый. Авыл урамнары тып-тын, һич адәм заты күренми… Узган атнакичтә Алекс абыең югары очтагы досугтан кайтышлый адашып йөргән. Яучы Луараның шайтан өермәсеннән туган кызлары берәр ярамаган нәрсә биреп миңгерәйткәннәр, ахрысы, Алекс таң атканчы эзләп тә үз өен таба алмаган. «Кайсы тирәдәрәк яшим соң мин?!» – дип сорарга урамда ник бер кеше очрасын ди

Тэглар:

51

0