Әдәби марафон-2025.11нче көн. Дилбәр Булатова.Әйтмәдең.

Әдәби марафон-2025.11нче көн. Дилбәр Булатова.Әйтмәдең.

Рамнары кыйшая башлаган тар гына тәрәзәләр күп кенә булса да, йортның ишеге берәү генә иде. Ул да – канаты имгәнгән кош сыман, күгәннәре каерылган – шар ачык. Бергәләшеп, эчкә кердек. Борынга дымлы, тынчу һава бәрелде. 9нчы санлы фатир дигәнебез бер бүлмә булып чыкты. Ишеге бикле түгел. Шакымый гына эчкә үттек. Караңгы тар коридордан соң ул шактый якты һәм пөхтә булып тоелды. Шау чәчәк ак челтәр аша саркыган кояш нурларында – табуретлар өстенә куелган, яшел япма ябылган, мөселманча ярымтабут. Анда безнең Лаурабыз. Кечкенә гәүдәсе озынаеп, тагын да ябыгып калган. #Әдәбимарафон #Миллионтатар

114

0