Айгиз Баймөхәммәтов "Әкиятсез балачак"

Айгиз Баймөхәммәтов "Әкиятсез балачак"

11 нче көн #әдәбимарафон2025 Без озак кына шым утырдык. Әнине югалтуыбыз ни тиклем авыр булса да, аның тавышын ишетү – безнең өчен олы бәхет. Әйе, әни тавышы шундый кадерле икән! Аның сүзләрен ишетү белән күңел күтәрелеп китте, бу дөньяда әле без ялгыз түгелбез. Әнинең тере тавышы бар! Ә теге йөрәкне өзгеч моңлы бәет һаман баштан чыкмый. Юк, без барыбер бәхетле... Әни тавышы белән! Хәзер безнең көннәр яктырак булып китте. Туганнарым белән бер бүлмәгә җыелабыз да теге кассетаны тыңлыйбыз. Зөлфирә сеңлебез бигрәк йотылып тыңлый аны. Чөнки әни “күгәрченкәем” дип еш кына аңа әйтә иде. Шул сүзне ишеттеме – түгелеп елый. Без дә битебезне каплыйбыз – бер-беребезгә күрсәтмәс өчен. Бәетне тыңлыйбыз, “иманлы булыгыз” дигән васыятен ишетәбез дә – тасма бетә... #ТатарстанЯзучыларберлеге #АйгизБаймөхәммәтов #Әкиятсезбалачак #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

57

0