Туган як моңы Хәсән Сарьян

Туган як моңы Хәсән Сарьян

Без моннан соң да әле бик күп техникум, училищеның иңен-буен иңләдек. Ул чакта белдерүләрне хәзерге шикелле уптым гына басмыйлар, ә көн саен диярлек берәмләп кенә тамызып торалар иде. Безне шулар да миңгерәтеп бетерде: берсен укып бер фикергә килә алмыйсың, икенчесе басылып чыга, аннан өченчесе, шулай беткесез… Әмма иң нык гаҗәпләндергәне авыл хуҗалыгы техникумы дигәннәре биргән белдерү булды. Монысы безгә нефтьтән дә болайрак - һич башка сыймалы түгел: колхозда эшләү өчен дә уку кирәк микәнни дип хәйраннар калдык.

Тэглар:

67

0