
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 12 нче көн Ак күгәрчен, күк күгәрчен (хикәя) Кәрим КАРА
Шуннан соң йөрәккә кан саудырган эчпошыргыч көннәр башланды. Читтән караганда барысы да элеккечә кебек иде. Иртәләрен дәррәү кузгалып эшкә, мәктәпкә ашыктылар, Кичләрен, бергә җыелып, телевизор каршында утырдылар. Галия кызлары белән мәш килде: дәресләрен карашты, киемнәрен тәртипкә китерде. Әтиләре дә «кызларым» дип кенә торды. Ләкин сизелә иде: ике арага кабер салкынлыгы таралды. Беркөн Ринат эшеннән дулкынланып кайтып керде, аяк киемен дә салып тормастан, Галияне аулакка чакырды. Аның артыннан ишекне яхшылап ябып куйды да ярсып яңалык сөйләргә тотынды: — Әйткән идем бит, җен хатыны ул, — күзләре ялтырый иде ирнең шатлыктан, — блеф барысы, күз буяу, мине арканларга теләп уйлап чыгарган. — Кемне әйтәсең, нәрсә уйлап чыгарган? — диде битараф кына Галия. — Ничек аңламыйсың? — дип, тавышын күтәрде Ринат. — Бернинди дә авыры юк, бала да юк, куркытырга шулай кыланган теге нәрсә. Шалишь, дөреслек барыбер өскә калка ул. — Шуннан? — диде Галия, үз-үзен кочаклап. — Ничек шуннан, ничек шуннан, минем гаебем юк. Ну бераз ялгышканмын икән, анысы гына простительно бит инде, Галия. Шулкадәр каты бәгырьле булма. Кичер мин исәрне бер юлга, бүгеннән башкаларга күтәрелеп тә карамам. Өр-яңа тормыш башлыйбыз, кадерлем... — Алай икән, — дип сузды Галия, кайчандыр ире булган кешегә текәлеп карап, — яңа тормыш башларга җыенасың инде. Ул хатын белән бернәрсә дә булмады инде сезнең?
51
0