
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 11 нче көн Тамырлар (повесть) Фәнис ЯРУЛЛИН
Зөлфия белән Рәсим, игезәкләр кебек, бергә үстеләр. Аларның авылы Ташлыяр дигән зур авылның бер бистәсе санала иде. Нибары егерме бер йорттан торган Баланлы авылы искиткеч матур җиргә урнашкан: бер ягында җиләкле, баланлы аланнары белән дан казанган урманы, икенче ягында башлары белән болытларны сөзеп утыручы таулар. Тау итәгендә чишмә агып ята, ә бераз түбәндәрәк – яр читләре таллар белән каплап алынган тирән күл. Авыл элек егерме бер йорттан торган чакта, бала-чагаларны күл янына җибәрмиләр иде. Имеш, ул күлдә ниндидер күзгә күренми торган җан иясе яши, үзенә якын барганнарны суыра. Бик көчлеләр генә аннан чыга. Ләкин исән-сау чыкканнар да тамыры киселгән агач кебек корый, ә тора-бара ниндидер өрәккә әверелә икән. Тау куышларында шул өрәкләрнең вакыт-вакыт туйлары була, андый чакларда урманнарга, тауларга бармавың хәерлерәк икән. Зөлфия белән Рәсим бүген шул күл буена килделәр. Икесе дә яңа гына университет бетереп кайттылар. Ке¬сәләрдә – диплом, йөрәкләрдә – ашкыну. Кайчандыр алар, өлгергәнлек аттестаты алгач та, шушында килгәннәр иде. Бу күл аларның яшьлек хатирәләрен үзенең иң тирән төпкелләренә яшереп саклый. – Хәтереңдәме, син, мине куркытыр өчен, шушы күл¬гә чумган идең. – Хәтеремдә. Ләкин мин анда сине куркытыр өчен түгел, ә күлдәге өрәкне күрергә дип чумдым. Хәзер алар ул көннәрне сүзгә-сүз искә төшереп алдылар... – Минем бу күлдә коенып карыйсым килә, – дигән иде Зөлфия, Рәсимне котырткандай. – Шушында чумып чыксам, чибәр кызга әверелермен кебек. – Юләрләнмә, теге өрәк эләктерсә, – диде Рәсим. Зөлфия аның сүзләрен кулъяулык селкегәндәй сел¬кергә тотынды: – Өрәк, җен-пәриләр, су аналары, тагын әллә кем¬нәр – юк нәрсәләр. – Минем үземнең күргәнем бар аларны.
46
0