Хәдичә Махиянова "Коткаручы"

Хәдичә Махиянова "Коткаручы"

11нче көн #әдәбимарафон - Бозау син, ир түгел! Минем менә кулым калтырамас иде, үзем генә алынасым калган!.. – дип акырынды ул миңа кизәнеп. Менә монда мин чыгырымнан чыктым. Кыяфәтем куркыныч булгандыр инде, Ольга корт чаккандай читкә атылды, йөгерә-кача башлады. Үземне белештермичә, чыбыркы белән эләктердем: – Өебезгә якын киләсе булма, күземә күренмә, – дип кычкырдым. Апасының йөкле булуын, бала көтүен дә белгән бит ул. Ә мин?! Гаебемне йолыр өчен гомерем дә җитмәс инде. Улыбыз тугач, урманда, кордонда яшисе килмәде. Барысын да калдырдык та, станциягә күчтек. Анда йорт салдым, мунча җиткердем. Мин хәзер барысын яратып, күңел биреп эшлим. Тормышка бөтенләй башка күзләр белән карыйм, ул минем өчен башка төрле мәгънә алды. Менә шулай, Егор дәдәй, ә син тезеңдә тотма, дисең. Мин аңа табынырга әзер. Хәзер Любаша икенче балабызны көтә, бәлки тагын да булыр. Ә монысы гомер буена минем коткаручым булып калыр... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ХәдичәМахиянова #Коткаручы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды

Тэглар:

34

0