
11 нче көн. Китмә
– Әни, әти нишләп нәкъ менә хәзер китәргә булган соң ул гаиләсенә? Син шул сереңне ничек гомер буе бездән яшерә алдың? – Әтиегезне югалтудан гомер буе куркып яшәдем. Шуңа ялгыш кына да бу турыда уйларга теләмәдем, улым. Күргәли идем мин, сизгәли идем: сагына иде ул кызын. Бервакыт эшкә киткәндә, ашыгып җыенды. Курткасын кия генә башлаган иде, куртка кесәсеннән бер фото минем аяк очына ук очып төште. Фотодагы Сабирәне таныдым мин. Итәгендә зур ак бантлар куеп, ап-ак җирлеккә кара төрткеләр төшкән күлмәктән кечкенә кыз бала утырган. Сабирәдән битәр, кызга игътибар иттем – чат атагыз төсле сабый. Ә күлмәге – минеке төсле. Әтиегез мине тәүге кат озатканда, шундый күлмәктән идем мин. Сабирә юри минеке төсле материядән күлмәк тектергәндер кызына... Чыңгыз ул чакта аптырап калды. «Бу кем?» – дигән соравымны җавапсыз калдырды. «Сабирәме, кызыңмы? Кызың сиңа охшаган, Чыңгыз, матур», – дия алдым, чак телем әйләндереп. Әтиегез фотоны күкрәк кесәсенә тыкты да, берни әйтми чыгып китте ул чакта. Мин гарьләнеп еладым. Дәшмәвенә рәнҗеп еладым. Хәзер генә аңлыйм: ул кызчыкка да сезне сикерткән төсле сикертергә, иңбашларына утыртып ат-ат уйнарга үз әтисе бик кирәккәндер! Әтиегез бигрәкләр яратты бит сезне – икегезне дә... Урам малайлары сезнең велосипедларга кызыгып карап калыр иде... Ә ял җиттеме, сезне гел үзе белән балыкка, урманга йөртте. Артыгыздан гел сокланып карап кала идем. «И Раббем, бәхетебезне китә күрмә, улларым әтиле булып үссеннәр!» – дип, инәлеп-инәлеп Аллаһыма ялвара идем... Күрәсең, теләкләремне уйламыйчарак теләгәнмен, үссеннәр дип кенә сораганмын, әтиле булып яшәсеннәр дия белмәгәнмен. Үсеп җиттегез... Әтиегез... китте. Миләүшә итәгенә сабый бала кебек башын куйган улының Чыңгызныкы төсле кара бөдрә чәчләреннән сыйпады. Рәнҗи аламыни ул иренә?! Менә бит нинди баһадир уллар бүләк итте аларның мәхәббәте. Ничә елдан бирле тормышны тартып арыгандыр ире... Сабирәнең дә сабыры текәнгәндер... Гомер буе беркемгә карамыйча көт әле... Ялгыз хатынга тормыш тартулары, ай-һай, авыр ул!
39
0