10нчы көн. Китмә

10нчы көн. Китмә

Булат газ плитәсе янында арты белән борылып баскан әнисен кочаклап алды. Шунда гына әнисенең кызарган күзләренә игътибар итте: – Әни, әллә елагансың инде? – Китте, – диде дә, үзеннән шактый олы гәүдәле улының күкрәгенә капланып кабат үксеп җибәрде. – Әни, кем китте? Кая? – Китте... әтиегез китте... Сабирәгә... – Тукта, аңлатып сөйлә әле, әни, нинди Сабирә? – Сабирә, Айсылу... Булат, әнисен култыклап, кухнядагы креслога утыртты, култык таякларын кресло читенә куйгач: – Әни, хәзер тынычлан да, аңлатып сөйлә, кем ул Сабирә, әтигә кем ул, кая китте әти? – Әтиегезнең икенче гаиләсе! – Аңламадым. – Сабирә әтиегезне яратып яшәгән хатын. Әтиегезнең Айсылу исемле кызы да бар. Мин моны сезгә бик күптән әйтергә тиеш идем... Миләүшә туктап калды. Теле аңкавына ябышкан сыман – әйтер сүзләрне түшәмнән эзләгәндәй, өскә карады. Башы әйләнеп китте, әйтерсең, түшәм аның өстенә ишелә-якыная бара. Булат әнисенең хәрәкәтсез аякларын кочаклап, алдына иелде. – Әнием, ничә яшь инде ул кызга – Айсылуга, дим? Әти шул гомер хыянәт иттеме сиңа? – И улым, моны хыянәт дип әйтеп булса икән?! Хыянәт иткән кеше мине ничә еллар кулларында күтәреп йөртер идеме икән?! Сине тапкач та, аякларым йөрмәс булгач, әтиең бит мине сабый бала кебек карады. Күтәреп мунчага алып барыр, юындырып чыгарыр иде... башта сезне... аннары мине...

Тэглар:

35

0