
11 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сәкинә Хайруллина
Күңелемнән бер җыр эзлим Шатлыкның үзе кебек. Җырларлар иде елмаеп, Тыңларлар иде көлеп. Җырламый тик җыр, җырламый, Җырламый, елый гына. Дөньясын да әйтер идем, Сыный да сыный гына. Әллә минем җыр чишмәмнең Челтер суы кипкәнме? Сандугач та саубуллашып Башка талга киткәнме? Табылмас, ялганмас дим дә Җеп югалган, өзелгән. Бер моң сирпелергә тора Җырның яшьле күзеннән. Җырламый дисәм дә җырым Түзмәс, бер җырлар әле. Дөньясына да өмет бар, Сынап бер туяр әле! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХайруллина #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
34
0