Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

🍁10нчы көн Без сезгә мәңгегә бурычлы! Таң белән елмаеп уянгач, Кочакка аласы тормышны. Ил өчен кан койган солдатлар, Без сезгә мәңгегә бурычлы. Дошманны тиз генә җиңәсе... Сез шундый уйларда яндыгыз. Кайтасы, яшисе килсә дә, Күбегез кайталмый калдыгыз. Солдатка юллаган гади хат Кайчакта иясен тапмады. Ул хатлар, һөҗүмгә барганда, Пулядан, ядрәдән саклады. Сабыйлар, әниләр, әбиләр, Сез аны кайтыр дип көттегез. Ватан дип тырышып-тырмашып, Җиңүгә зур өлеш керттегез! Күз яше аша елмаеп, Һәйкәлгә чәчәкләр салырбыз. Белегез, гасырлар үтсә дә, Сагынып еш искә алырбыз. Сез безгә алып кайттыгыз Кояшлы, бәхетле тормышны. Кайтканнар, кайтмыйча калганнар, Без сезгә мәңгегә бурычлы! Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

46

0