
Әдәби марафон 2025
🍁9нче көн Моң Бер сорауга җавап эзләп йөрим: Кайдан килә безгә бетмәс моң? Мин тарихка сәфәр чыккан идем, Һәр тарафта аңа юлыктым. Көйли калсаң, сиздермичә генә Яшь ялтырый күздә кайчакта. Еламыйча түзеп кара менә, Ватаныңны, имеш, югалт та... Тулышкан моң дәшми-нитми генә Яши алмый эзсез җиһанда. Шигырь булып Тукай калкып чыккан, Җыр дәрьясын күрәм Илһамда! Күңелгә дә кайчак тузан куна, Хәтерсезлек ятса күкрәктә. Дөнья безне ничек танымасын, Моң учагы һәрбер йөрәктә! Бик авыр да һәм рәхәт тә миңа, Чыкмаган да килеш ишектән. Сандугачта түгел, чыпчыкта да Шул илаһи моңны ишетәм. Таһир Шәмсуаров «Аклыкка сыену» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
43
0