10 нчы көн.Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин

10 нчы көн.Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин

#әдәбимарафон2025 әрәзә челтәрләре аша ишегалды күренә. Анда әсирләрне, өчәр-өчәр бастырып, стройга тезгәннәр. Офицерлар стройны бик горур килбәт белән карап йөриләр. Аларның итекләре ялтырап тора, шпоралары чыңгылдап-чыңгылдап китә. Киң түбәле фуражкалары, ничектер, башларыннан аерылып күренә. Гүя фуражка эчендә баш түгел, нәрсәдәндер ясап куелган бер озынча әйбер сыман; офицерларның гәүдәләре дә сыгылмый торган тоташ бер каты заттан ясалган кебек. Йөргәндә, алар гәүдәләрен бик туры тоталар, уклау йотканнар диярсең. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбиуллаХәсәнулыДәүләтшин #Яшәүбеләнүлемарасында #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы

Тэглар:

48

0