Унынчы көн #әдәбимарафон Зәмирә Сәмигуллина "Кем син, насыйп яр?"

Унынчы көн #әдәбимарафон Зәмирә Сәмигуллина "Кем син, насыйп яр?"

Түз, балам, түз. Тереләчәксең, профессор абыең, үзбәк апаң, әтиең, бабаң, без сине бергәләп савыктырачакбыз, улым», дип, Илдарын күкрәгенә кысты да, өметсез сүз ишетүдән курыккан йөрәген җиңеп, үзбәк хатынының күзләренә бакты. Ирең ягыннан бер хатын бозык салган. Әмма син күлмәк белән тугансың. Ирең белән үзеңә салган бозык балаңа төшкән. Күп тапкырлар өшкертергә кирәк, шул очракта гына терелергә өмет бар, диде үзбәк хатыны. Йә Ходаем, Илдары урынына үзе утыра алса, барысына да риза булыр иде Резидә. Каршындагы үзбәк хатынын кочаклый-кочаклый елады ул. «Улың савыгачак!» дип, аңа бердәнбер шушы хатын әйтте бит. Кара-кучкыллы, кысыграк күзле, ак тешләрен сап-сарыга алмаштырган шушы хатыннан да сөйкемле, нурлы кеше юктыр, дип уйлады ул....63 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #АкБүренәшрияты #ЗәмирәСәмигуллина

Тэглар:

47

0