
Камил Кәримов "Адаштым "
Йөз сум акча биреп тор әле! Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде, күрше малаеның гозерен ишетмәмешкә сабышты, үтеп китәр дип уйлады. Ләкин гозерле Ирис ашыкмады. Ириснең чын исеме Идрис булырга тиеш иде. Гөнаһ шомлыгына күрә, җирле үзидарә советы секретаре Мирумир абзый таныклык кәгазен тутырганда бер хәрефне төшереп калдырган. Мирумир абзый гомер буе яшәгән Ташкент каласыннан, гаиләсе белән куылып, туган авылына качак статусы белән кайтып төште. Шуңа күрә ул, бүгенге исемнәрне язганда, насвай иснәп төчкерә торган иде. – Сиңайтәм, Энгель агай! Сабыр ит бераз дигәндәй, Энгель агай уң кулы белән ишарәләп, Ирисне тынычландырды. Һәм шул арада соңгы кадагын кагып өлгерде. Алай-болай, көчле җил чыгып очырмасын өчен, тәлинкәле антеннаны дилбегә кисәге белән кайчылыкка да тарттырып куйды. Салам түбә ишегалды ягына авышкан иде, шуңа күрә Энгель бабай урам ягына шуып төште.
39
0