
10 нчы көн. Китмә
Хатынның тавышы калтырап китте. Булатны тапкач та, бала тудыру йортында икенче көнне генә аңга килүен, аннары айлар буе аякка баса алмыйча, хастаханә койкасында аунап, түшәмгә карап ятуларын исенә төшерде. Урыныннан кузгала алмаган яшь хатынга бүлмәдә бергә ятучылар булышты булышуын: сөте төшеп, күкрәкләре шешеп киткән Миләүшәне чиратлап саудылар, зур һәм кече йомышларын үтәргә судносын куйдылар. Күкрәк сөтен Чыңгыз термоска салып китеп, Булатка имезде. Чарасыз калган чакларында ир өчен өзгәләнеп торган Сабирә булышты. Дөрес, Чыңгызның өенә килмәде ул, ир юасы керләрне Сабирәгә үзе илтеп бирде. Кыз Динарга дигән ризыкларны пешереп, ашъяулыкка төреп җибәрер иде. Чыңгыз, кызга берни вәгъдә итми генә барды, керде, гадәти сүзләр сөйләнелде, Булатның һәр пеленкасын юылган, үтүкләп киптергән килеш алып кайтты. Әле кияүгә чыкмаган кыз шулай ирле дә, ирсез дә, балалы да баласыз да булып яши бирде. Ниндидер өмет аны язмышына карганмыйча гына көтәргә, сабыр итәргә өйрәтте. Хәле рәтләнеп, өйгә кайткач, Миләүшә култык таяклары белән өй эчендә йөрергә өйрәнде. Үз аякларына басып, улларын кочагына алып, ирен эштән каршы алу турындагы өметләре киселсә дә, бирешмәде – тормышка теше-тырнагы белән ябышты. Идәндә шуышып йөрсә йөрде – керен дә уды, аш-суын да әзерләргә җайлашты. Чыңгыз заводтан китеп, төнге каравылга урнашты. Көндез хатынына улын карарга ярдәм итәр өчен, күбрәк өйдә торып эшли торган шөгыль тапты. Балта-чүкеч эшенә яшьли кулы ята иде – дусты Инсаф белән үз эшләрен ачып җибәрделәр. Инсаф агач, такта юнәтә, Чыңгыз шуларны эшкәртеп, юынып-ышкылап, бизәкләп дигәндәй, беседкалар, дача, бакча утыргычлары, гөл чүлмәкләре шүрлекләре, мунча кирәк-яраклары эшләде. Хатыны моңайган чакларда, кулларына күтәреп алыр иде дә: – Яле, Миләшем, әйдәле бергә биеп алыйк! – дип, әллә ничә тапкыр әйләндереп, күзләрен тутырып карап торыр иде. Улларын каенсеңлесе Бәриягә калдырып, Миләүшәне Чыңгыз әллә нинди зур табибларга да, төш юраучыларга да, багучыларга да алып йөреп карады, тик файдасы гына булмады. Хатын үз аякларына басып ирне каршылый алмады. Ә уллары әрсез булды – ай үсәсен көн үстеләр, ашауга да талымсак булмадылар, әниләре ни әзерләп бирсә, шуны ялт иттереп куя торган булдылар. Динары аеруча әнисенә ярдәм итәргә ашкынып кына торды: әле таякларын китереп бирер, аш-су әзерли башласа, әнисенә бәрәңгесен-кишерен юар, табак-савытларны җыешыр. Кечкенәдән кул арасына кергән улының һәр ярдәменә хатынның түбәсе күккә тия иде.
45
0