Урман әкиятләре

Урман әкиятләре

📖 🍃🌿☘️ XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь Дөнья матур, күреп бак! 🍃Борын-борын заманда бакалар бакылдый белмәгәннәр. Алар бик күңелсез яшәгәннәр. Гомер иткән сазлыклары аларга бик караңгы, шыксыз булып тоелган. Кая карама - пычрак су. Иртән торсаң да, кич ятсаң да - шул. Бервакыт бакалар яши торган сазлыкка озын ботлы Челән килеп чыккан. Ул үзенә шаккатып карап торган бер Баканы эләктереп тә алган. Челән томшыгына эләккән Баканың коты очкан. "Соңгы минутым шушыдыр инде, гомерем бетте ахры", - дигән ул чарасызлыктан. Тик шулвакыт каты җил чыккан һәм "баканы тәмләп чәйним әле" дип авызын ачкан Челәнне төшке ашсыз калдырып, очыртып алып киткән. Бака бераз очып баргач, ерактагы түмгәкөстенә килеп төшкән. Үлемнән котылган Бака, җиңел сулап, як-ягына каранган. Юк, ул яши торган сазлык бер дә шыксыз түгел икән бит. Зифа камышлар белән уратып алынган, уртада ак төнбоеклар үсә торган көзге төсле түгәрәк күл. Бака, сөенеченнән нишләргә белмичә, күккә караган. Кара, күк тә зәп-зәңгәр, якты икән бит! Шуннан ул кычкырып- кычкырып җырлый, бакылдый башлаган: Дөнья матур, Күреп бак! Бака-как! Бака-как! Дусларының исән калуына башка бакалар да бик шатланган. Барысы да Баканың җырына кушылган. Менә шулай итеп бакалар җырларга, бакылдарга өйрәнгәннәр. Ышанмасаң, җәйге матур кичтә күл буена бар: бакаларның сөенә-сөенә бакылдашып, җырлашып утырганын үзең дә ишетерсең."🍃 #ЛилияФәрхетдинова #Урманәкиятләре #әдәбимарафон  #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы

44

0