Унынчы көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Бәйрәм" повестыннан өзек

Унынчы көн XXXIII нче дөньякүләм #әдәбимарафон Миргазиян Юныс "Әсәрләр" китабына кертелгән "Бәйрәм" повестыннан өзек

Кызыксынулары тәмам кызып җиткәч, машиналар янына барып бастым да әкрен генә әйттем: «Эшчеләр сыйныфы вәкиле галиҗәнап моторист иптәш Смекун мин ул!» - дидем. Халык гөж килеп кул чапты. «Эшчеләр сыйныфы менә нишләтә! Бер мотористны алырга ун машина килгән бит», – диләр. Беренче машинага фуражкамны салдым, икенчесенә макен-тошымны, өченчесенә кулъяулыгымны, дүртенчесенә расческамны. Барысына да берәр әйберемне куеп чыккач, «Гафу итегез, иптәшләр, Смекун сезгә Яңа елда бәхет, шатлык тели», - дидем дә шоферга гудок бирергә куштым. Машина тәрәзәсеннән башымны тыгып: «Сау булыгыз, одесситлар!» - дип кычкырдым. Кул чабып озаттылар. Эләксәм, тетәләр иде үземне. Артымнан таш ыргытып калдылар...273 нче бит #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #ТанДимнәшрияты #МиргазиянЮныс

Тэглар:

36

0