
"Күңелем җылы тели"
10 нчы көн #әдәбимарафон2025 Көяз киленнең көен көйли-көйли ай ярымдай бергә яшәп ташладылар. Әмилә җиңгәсенең кулын сыер саву, идән-кер юу, яшелчә, бәрәңге утау эшләренә тидермәскә тырышты. Өйдә дә ир белән хатынның сүзләренә кысылмаска, бернигә комачауламаска булып, хәтта залга телевизор карарга да чыгып утырмыйча күләгә кебек кенә йөрде. Тик нәрсәседер барыбер килешмәде, ахры. Соңгы көннәрдә Зифа бигрәк көйсезләнде. Ашаганда Әмиләне күрмәде дә белмәде, иренә дә әштер-өштер җавап бирде, күбесенчә турсаеп утырды.
Сылтамалар:
50
0