
Әдәби марафон -2025.10нчы көн. Әмирхан Еники.Матурлык.
Караңгырак кына өй эче дә тышкы ягы кебек үк искереп, тузып беткән икән инде. Ләкин күпме генә искереп-тузып бетмәсен, аның бүрәнәләре тома балавыздай сары-көрән иде әле, тапталып, кырылып ашалган идәне дә чип-чиста иде... Өйнең бөтен түрен иңләп, өстенә киез җәелгән зур сәке тора, ике урындык, бер эскәмия, мич буенда тагын бер бүкән тора — менә җиһаз дигәне бары шул гына. Мич алды иске генә чүпрәк чаршау белән бүленгән, анда кемнеңдер озын гына итеп чыра телүе ишетелә. #Әдәбимарафон2025 #Миллионтатар
63
0