Гамил Афзал "Китаплар язмышы"

Гамил Афзал "Китаплар язмышы"

10 нчы көн #әдәбимарафон2025 Кемнәр күрмәгән Нинди илләрдә Китаплар чыгару хәстәрен! Кол Гали уйланган Айлы төннәрдә, Болгар ташына куеп дәфтәрен. Халыклар язмышы — китаплар язмышы. Гомерлек афәтләр китереп, Болгар янды, Казан янды,- Китаплар яндылар үкереп. Имамнар кушканнар — Үтәгән куштаннар, Шагыйрьнең башын кискәннәр; Заманнар үткәннәр, гомерләр кичкәннәр, Китаплар исәннәр, исәннәр. #ТатарстанЯзучыларберлеге #ГамилАфзал #Китапларязмышы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

53

0