
Гүзәл Хәбибуллина "Бүгенге күрешүебез соңгысы иде"
10нчы көн #әдәбимарафон Ә галиҗанәп Язмыш әфәнде үзе теләгәнчә эшләде әнә. Иркәгә табиблар куркыныч диагноз куйдылар. Кылган җинаяте өчен иң зур хөкем шушы иде. Беркөн ул китәр дә, барысы да үзгәрер кебек. Ниязы Илүзәсе белән кавышып, кызчыгын тәрбияләр. Бер исереп, бер айнып, буйдаклар рәтен тулыландырып, Иркәне көтеп яшәгән Фәрхәт, соңарып булса да, үз тормышын корыр. Гомер агышын туктата алмаса да, бергә яшәгән еллар өчен Ниязга рәхмәтле иде Иркә. "Җибәрергә!" дигән ныклы карарга килде ул. "Аның да яраткан кешесе белән кавышып, бәхетле булырга хакы бар!" Урланган бәхетнең иясенә кайтарырга соңга калудан курыкты Иркә. Соңгы елларда үзен дорфа тотса да Нияз, Иркә боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырышты. Күңелендә булган ярату хисен икесе өчен дә бүлеп яшәргә күнеккән иде бугай ул. "Юк, Илүзә, гафу ит. Мин синең белән китә алмыйм". Җәйге таңның матурлыгына хозурланып йокымсырап киткән Иркәне ачык тәрәзәдән кергән Ниязның тавышы сискәндереп китте
38
0