
Ләбиб Лерон "Кем бәхетле?"
Нилнең бар агач аты: Ул гел шуңа атлана. Маэмае да бар Нилнең, Шуның белән мактана. Попугае, мәчесе, Пианиносы да бар... Юк әйбере генә юк — Өендә барсы да бар! — Мин синнән бәхетлерәк! — Диде шулчак Гыйлемдар. — Ничек инде? — диде Нил. — Чөнки минем энем бар
43

0