Алсу Нәҗми "Салават күпере"

Алсу Нәҗми "Салават күпере"

Бу салават күперендә нинди генә төсләр юк, Сихрилекнең үзедер ул, аңа охшаш тиңнәр юк. Ал,кызыл, яшел төсләре күңел хыялларыдыр, Бар тормышның гүзәллеге, тормыш сукмакларыдыр. Зәңгәр, сары төсләрдә канатлана хисләр дә, Зөһрә кыз көянтәсендә сихри нурлар тирбәлә. Шушы салават күпере буйлап атласаң иде, Күк гөмбәзе күперенең серен аңласаң иде. Бу күпер соң әллә инде җомаһ - җәннәт арасы Аның буйлап атлап барып килә юллар саласы. Шул салават күпередәй якты нурлы бу дөнья, Аның нурын, җиңеллеген һәркем үзендә тоя.

Тэглар:

52

0