Әдәби марафон-2025 .18нче көн.Фәнзәлия  Бәдертдинова.Бәхетнең өч төсе.

Әдәби марафон-2025 .18нче көн.Фәнзәлия Бәдертдинова.Бәхетнең өч төсе.

Ничә кеше яратуында үзенең бик тә кадерле, кирәкле булуын тоеп үскән Илсур мондый ялгызлыкны кичерә алмады. Атна-ун көн ни балалар бакчасында, ни өйдә бер ямь дә таба алмый боегып, бер сүз эндәшмәскә әйләнгән улы белән нишләргә белми ята иде Камилә. Сагынуына түзә алмыйча, инде кояш баеп барганда биатасы килеп керде. Чал башын иеп, саран гына саркылып чыккан күз яшьләрен һич яшермичә килененә карады. –Җанымнан да якын икән бу бала. Син нишләсәң дә. аерма инде безне аңардан. #Миллионтатар #Әдәбимарафон

54

0