
Вакыйф Нуруллин Ике урам арасы
Ниһаять, мин җәй буе түземсезләнеп көткән көн дә килеп җитте. Октябрьнең унсигезендә Казанга барырга җыена башладык. Безнең авылда мин белә-белгәннән бирле колхоз умарталыгында умартачы булып эшләүче үзе тәмәке тартмаса да, тарткан кеше шикелле бик каты йөткерә торган(аның йөткергәне җәйге тын кичләрдә урмандагы умарталыктан авылга кадәр ишетелә торган иде), тыныч кына сөйләшкәндә дә тавышы гөрелдәп чыга торган, ачуланган чакларында исә котларны ала торган калын тавышлы Хафиз карт бар иде.
46

0