
"Күңелем җылы тели"
18 нче көн. #әдәбимарафон2025 Әмилә кичкә кадәр бер янды, бер сүнде. “Нишләргә? Барыргамы-юкмы? Барса – нәрсә сөйләшер? Бармаса – үзен кичерә алмас…” Дәресләрдә кемнең нәрсә сөйләгәнен дә тыңламады, тыңласа да аңламас иде, кайткач та ахирәтенең әйткәннәрен төшенеп җитми, кырык эндәштереп, үпкәләтеп бетерде. – Әмилә, йокың туймадымы әллә? Инде дә ишетмәсәң, сөйләшмим! – дип үк җибәрде тегесе. – Я, ярый, мин синең өчен – зур бер колак. Тыңлыйм. – Күршеләр карап бетергән, барабызмы бүген? – Кая? – Кая булсын, ничә кабатлыйм, “Голубая лагуна”га, “Искра”да бара, ди. Данилларга билет алырга әйттем, син дигәндә йөгереп китәр, хи-хи-хи.
Сылтамалар:
59

0