Галимҗан Гыйльманов "Ана сүзе"

Галимҗан Гыйльманов "Ана сүзе"

Палатада икәү. Ана белән бала. Дөресрәге — бала белән ана. Бала үлем кулында, ана… Ана язмыш карамагында. Бала хәрәкәтсез. Җансыз. Хәтта сулыш алганы да сизелми, тыны үпкәсенә үк төшеп киткән. Ә ана уяу. Ул инде берничә көн керфек тә какмый газиз баласы, җан кисәге, бәгырь ите янында бөкрәеп утыра. Шунда ул оеп, черем итеп ала, ашарына да түшәк янына гына китерәләр. Ул үлем белән көрәшеп ятучы, төрле шешәләргә, төребкәләргә чорналып беткән сабыеннан аерылырга куркып шулай утыра. Аерылса, баласы үләр кебек тоела аңа.

Тэглар:

57

0