
17 нче көн. Язмыш сынавы
Гаепләрен таныгандай, класс тынып калды. Бөтен кешедән өстенлек алырга өйрәнгән Гүзәл бу тынлыкны үз файдасына борды: – Чын мәхәббәт булса, мин бармак бөккәнгә килеп җитмәс иде, яратуы шул чаклы гына булган, димәк. – Бәләкәй эт, кәнтәй син, Гүзәл, – диде арткы партадан бер егет. – Күпме кешенең арасын боздың, чүпрәк-чапракка сатылып, күпме кызлар сиңа ияреп, әшәкеләнеп беттеләр. Таяк ике башлы, онытма! Кылган гөнаһларыңны юарга бернинди акчалар да җитмәячәк. Газинур шулчаклы акыллы, тыйнак егет, аның беркайчан, беркемгә кычкырып эндәшкәне, ялгышып та авыр сүз әйткәне юк, әллә шуңа бөтенесе аптырап киттеләр. Гүзәл дә бераз каушап калды. Әле моңа чаклы аңа болай каты бәрелгән кеше юк иде. Гүзәл бит ул! Тиз ушына килеп атакага күчте: – Шымбай, телең чыкты мәллә, син кем мине мыскыл итәргә? – Бөтен кеше белән курчак уены уйныйсың. Син кем ул чаклы кеше мәхәббәтен сынарга? Наилә белән Айдарның язмышларын сындырдың: имтихан бирә алмыйлар, укырга керә алмыйлар, бергә дә була алмыйлар. Наилә исән калсын дип Ходайдан сора, әле билгесез ни белән бетәсе. Менә нәрсәгә китерде синең юньсезлегең. – Газинурны беркем бүлдермәде, аның белән барысы да риза иде. – Җансыз таш курчак син, – диде дә класстан чыгып китте. Күп тә үтмәде, класс ишегендә Айдарның башы күренде: – Гүзәл, чык әле бер минутка. Гүзәл урыныннан селкенмәде. Бераз торгач Айдар яңадан ишеккә башын тыкты: – Гүзәл, чык инде. Гүзәл ачулы җенләнеп чыгып китте. Ачык ишектән Айдарга кычкырынганы ишетелде: – Җүләр, мин бит шаярттым гына, сезнең мәхәббәтегезнең чынлыгын беләсем килде. Без класс белән бәхәсләштек. Йөрмә, синең аркада миңа көн бетте. Бар, әнә Наиләңне коткар, миңа кирәгең юк. – Гүзәл класс ишеген шап итеп япты да урынына килеп утырды. Айдар бу минутларда ни кичергәндер, тик егетләрнең берсенең-бер аның урынында буласы килми иде.
50

0