
17 нче көн. Язмыш сынавы
Язның матур бер көнендә Сабирларга җыелма карават сөйрәп Ләйсән килеп керде. Лапастан тирес чыгарып маташкан Тәнзилә белән Сабир сүзсез генә Ләйсәнгә текәлделәр. Бәрәкалла, әллә торырга килә инде – ни сөенергә, ни көенергә белмәделәр. Ә кыз май кояшыдай балкый. – Мин белдем теге чи яраларны ничек дәваларга икәнен. Җилсез, матур гына бер ышык урын табып, Рушанны шунда чыгарып салабыз, – дип тезеп китте. Тәнзиләнең гаҗәпләнүдән күзләре зураеп түгәрәкләнде, хәле бетеп чирәмгә утырды. Ләйсән аны тынычландырырга ашыкты: – Тәнзилә апа, минем әбиемә туксан яшь, бу аның рецепты. Сугышта яраланган бабамның тәне сөяккә тиклем тишелеп черегән булган. Казанда табиблар әбиемә: «Дарулар юк, чыгу юлы бер генә – ит чебене генә дәвалый ала», – дигәннәр. Әбием шулай эшләгән дә. Бер ай дигәндә аның яралары төзәлгән. Хатын-кыз сүзенә катнашмый гына эшләгән Сабир, моны ишетүгә кулындагы сәнәген тирес өеменә кадап куйды да, кояшта җылынган суда бит-кулларын сыпырып, алар янына килде. Озак кына дәшә алмый торганнан соң тәки телгә килде Сабир: – Ярый, анасы, укытучы кеше безгә карый күбрәк белә булыр, – диде дә Ләйсәнгә карады. – Әйдә, кызым, әйт, ни эшлик?
52

0