
Ләбиб Лерон "Милиционер абый"
Кайчандыр ул безнең кебек Булган шаян бер сабый. Хәзер инде дәү кеше ул — Милиционер абый! Үскән ул да китап укып, Кинолар карый-карый... Хыялый сабый булган ул Милиционер абый. Сораганнар аннан: — Үскәч, Кем буласың син, сабый? Чатнатып җавап биргән ул: — Милиционер абый! Һәм өстәгән: «Килә минем Кыю, батыр буласым... Аннары соң килә тагын Тәртипсез малайларның Колакларын борасым!..» Кайчандыр ул безнең кебек Булган шаян бер сабый. Хәзер инде дәү кеше ул — Милиционер абый. Өлкәннәр дә, балалар да Аны ерактан таный: Яхшы кешеләр дусты ул, Явызларның дошманы! Хәзер инде дәү абый ул — Милиционер абый! ...Ул кайчандыр сабый булган, Без дә әлегә сабый.
43

0