
Алсу Нәҗми "Йолдыз"
Бераз гына арып - талып талган идем йокыга, Төнлә искән ягымлы җил кая мине чакыра,. Ай нурында йөрәк дәшә йолдызлы күк катына, Илаһи җил иркәли дә, чәчләремнән сыпыра. Үбеп китә битләремнән, күзләре күзли күкне, Йолдызлар арасындагы моңсу Ай гизә җирне. Йолдызлар күзләрен ачып Ай белән мине күзли, Нигә соң аларның берсе үзем түгел икәнни? Яктылык акылында җил – Җир - Ананың сулышы, Колагына пышылдады бозып төнге тынлыкны. -Син үзең биек һәм якты йолдыз төнге күгемдә Сөю, акыл бергәлеге якты йолдыз көчендә.
47

0