
17 нче көн. Ринат Харис "Йокы"
Йокы керде күземә, Тынгы бирми үземә – Ачтыра да яптыра, Тик утырам аптырам. Аннан керде авызга – Кара син бу явызга: Ачтыра да яптыра, Һава гына каптыра. Тагын бер тапкыр кергәч, Мин йокыны алдадым – Авызымны яптым да Кирегә чыгармадым. Бигрәк дөрес иткәнмен – Йоклаганмын-киткәнмен...
48

0