#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 17 нче  көн Кыйбласызлар (повесть) Фәнис ЯРУЛЛИН

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 17 нче көн Кыйбласызлар (повесть) Фәнис ЯРУЛЛИН

Шулчак Фатыйма улы Заһит турында уйлап куйды. Шәп фикер бит бу, шайтан алгыры! Аны Илсур яратыр, үз улы итәр. Ләкин бу фикерне маңгайга бәреп әйтергә ярамас, хыялны эшләтергә кирәк. Һәм Фатыйма бер төш уйлап чыгарды. «Узган төнне бер төш күрдем. Имеш, мин киң бер елганың бер ярында басып торам. Елга ургылып-ургылып ага. Шул ярсып аккан елганың икенче ярында бер малай агымсуга ташланырга тора. «Батып үләсең бит, ярдан читкәрәк кит», — дип кычкыруыма ул: «Батсам, коткарырсың, мин синең улың Заһит», — диде һәм суга ташланды. Мин аңа каршы сикердем. Шунда елга агуыннан туктап торгандай булды. Мин Заһитымны күтәреп ярга чыгардым. Аны җиргә бастыруга, улым: «Әни, анда тагын бер малай бар, ул әле йөзә белми. Аны да алып чыгарга кирәк», — диде. Кабат елгага ташланыйм дигәндә генә уяндым. Төшем шунда бүленде». Илсур Мансурович төшләргә ышана, аларга югарыдан килгән бер хәбәр дип карый иде. — Улыңны алып кайтырга кирәк сиңа, шуны алып кайтсаң, Ходай үзебезгә дә бер малай бирәчәк. Төшең бик хикмәтле синең, Фатыйма. Фатыймага Илсур кебек акыллы ирләрнең дә уйлап чыгарылган төшкә ышануы кызык тоелды. «Акыл ягыннан ирләр хатын-кыздан нык калыша», — дигән фикер башына килгәч, ул үзен чын акыл иясе итеп тоя башлады. Машинага утырып юлга чыгуга ук Әминә Хөрмәтовналар гаиләсендәге мөнәсәбәт ниндидер ялганга корылгандыр кебек тоелып, һәркем үз мәнфәгатен кайгырта дигән фикергә килде. Илсурның Фатыйманы ашыктырып юлга чыгаруы да аның күңеле олылыктан түгел, Заһитны алып кайткач үз уллары туар дигән өметтән чыгып эшләнгән эш түгелмени? Дөрес, ул: «Заһитны алып кил», — дип элек тә әйтә иде. Әйтә, ләкин бик тиз оныта иде. Ә бу төшне сөйләгәч әнә ничек кабынды. Һәркемнең матур сүзе артында ялган яшеренеп ята дигән фикерне күңеленә сеңдереп үскәнгәме Әминә Хөрмәтовна, Илсур Мансуровичларның күңел сафлыгын, беренче карашка кырысрак күренгән йөрәктә салават күперендәге кебек төрле төсләрнең табигый кушылуыннан барлыкка килгән гүзәллек ятканын аңлый алмады шул Фатыйма. Яшьтән үк җанына оялаган шайтани хис: «Беркемгә ышанма. Дөнья ул пычрак сазлык. Кешеләр, бер-берләренең өсләренә басып, шул сазлыктан чыгарга тели.

Тэглар:

47

0