
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 18 нче көн Урам балалары (повесть) Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ
Цыган үлгәч, бер атна тирәсе Данил аңын җыялмый йөрде. Берәүне дә күрәсе, берәү белән дә сөйләшәсе килмәде. Илдарның йортына аягы тартмады. Бөтен бәладә, дустының үлемендә тик аны гына гаепләде. Көченнән килсә, бүген үк буып ташлар иде. Кайгыга баткан егет үзенә урын таба алмыйча, каланың йә теге, йә бу очында үзенә йокларга урын эзләде. Адашып йөри торгач, ташландык гаражга килеп юлыкты. Хәер, көннәр җылы тора, түзәрлек. Атна үткәч, Данил «остазы» Косойның өенә барып килергә булды. Анда яшәргә теләге юк. Бәла китергән ирнең күзенә карап, нәрсә уйлаганын түкми-чәчми ярып салырга! Егеттә кан кайный, Цыганның үлеме өчен нәфрәте ташый. Икенчедән, эте анда калды бит. Үзенең тугры дустын ничек шул адәм кулына калдырсын? Этен алып, уйлаганнарын әйтеп, битенә төкереп чыгып китәргә исәбе. Капканы озак шакыса да, чыгып ачучы булмады. Косой куркып яшеренгәндер әле дигән уй килде. Шуңа бакчага кереп, тәрәзә аша өй эчен карады. Ут сүнгән, берәү дә күренми. Ярый, Илдар өйдә юк, ди, ә эт кайда соң? Мөгаен, йорт тирәсендә йөридер. – Йолдыз, Йолдыз! Кил, кил! – Данил этен чакырырга тотынды. Тавышка күрше йорттан олы яшьтәге хатын килеп чыкты. Данил элек тә аны күргәли иде. Тик бер дә сүз кушып, сөйләшкәннәре булмады. Дөресрәге, Илдар аралашырга кушмады. Косой шул тиклем күрә алмады ул күршесен. Гел исемләп түгел, ә «старая карга», «ведьма», «стукачка», «маразматик» дип кенә телгә ала иде. #Татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты #Белемрадиосы #АйгизБАЙМӨХӘММӘТОВ #Урамбалалары #Татнетныүстерүфонды #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар
44

0