Рәзилә Вәлиев " Көз офыгы"

Рәзилә Вәлиев " Көз офыгы"

17 нче көн #әдәбимарафон2025 Көз әле алтынсу биләүдә — Мин инде җәйләрне сагынам. Сагышның мәйданы киңәя — Офыклар киңәйгән чагында. Соңгы кат сөенеп калыйм, дип, Каеннар таң белән торганнар. Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар. Яңгырый хушлашу авазы Күкләрдән, таулардан — бар яктан; ...Йөрәгең өзелер бер мәлдә — Агачтан өзелгән яфрактай. Тик һаман кошларга ияреп Талпына күңелем югары. Бәхетнең үзенә илтә күк Күктәге кошларның юллары. #ТатарстанЯзучыларберлеге Тата #РазилВәлиев #Көзофыгы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

43

0