
Күңелем җылы тели.
17 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Кызларны Рәмиләнең әтисе үз машинасында алып килде. Комендантның артыннан чабып йөреп, бүлмә ал- ганчы, ул бүлмәгә тимер караватларны, тумбочкаларны, өстәлләрне ташып урнаштырып, матрас-юрганнарны юнәткәнче, төш ауды. Морат агай арып әлсерәшкән, шулай да күңелләре көр, йөзләре шат кызлар белән, хатыны салып җибәргән азык-төлекне уртага салып тамак ялгады да, балаларны урнаштырып өлгерүенә канәгать булып, кайтырга чыкты. Кызларга аны озаткач та эш күп иде әле.
Сылтамалар:
49

0