
Асия Юнысова "Зөбәрҗәт кашлы йөзек"
17нче көн #әдәбимарафон Әнием минем исемемне, әти, синең гомер дәвам итсен өчен Фидания дип кушкан. Ул синең хәтәр җиргә китеп баруыңны белгән бугай. – Әйтмәгән идем, ярамады. Сизенгәндер. – Әтием, сине әни белән бергә мин дә көттем. Кайтасыңны белә идек без. Әни төшләрне гел матур күрде. «Мин аны нинди кыяфәттә кайтып керсә дә, мәңге яратыр идем», – дип көтте. Тормыш дәвам итә. Димәк, яшибез, әти. Ә менә мин кияүгә чыгарга ашыкмадым. Әни кебек ялгыз калудан, ятим бала үстерүдән курыктым. – Мин бераз гаепле инде, кызым. Ләкин синең туеңа өлгердем бит. – Әни сәнгать мәктәбендә укыта. Ул тиздән кайтып җитәргә тиеш. Сезнең очрашу икәүдән-икәү генә булсын. Мин йөреп кайтыйм. Кибеткә дә керим. Әй, Алла бабай! 8 Мартка әниемә бүләкнең нинди шәбен әзерләгән. Мондый бәхетне 25 ел көтсәң дә ярый. Ә үзем соң, мин дә бит шәп бүләк алдым – сине, әти! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АсияЮнысова #Зөбәрҗәткашлыйөзек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #КитапРадиосы
47

0