16 нчы көн. Сынау

16 нчы көн. Сынау

Сирәк кенә булса да, гаилә тормышында күңелле вакыйгалар да булгалап тора. Ай саен Мәскәүдән абыйларыннан посылкалар алу, аларны ачу шатлыклы бәйрәмгә тиң иде. Бүген дә яңа, матур киемнәр, тәмле күчтәнәчләр, ботка пешерергә дип җибәрелгән ниндидер ярмалар, йорт өчен кирәкле әйберләр тулы тартманы ачтылар, боларны күрү белән балалар сөенде, шатланып сикереште, кул чапты. Кипкән җимешләр, алма, чия каклары, сырлы прәннекләр нинди тәмле! Посылка килгән көннәр чынлап та зур бәйрәмгә әйләнә. Туганнары ташламый аларны… Фатыйх керфекләренә кунган яшьләрен балаларына күрсәтмәс өчен озынча ябык йөзен читкә борды. Йокларга яткач та чаршау белән капланган караңгы почмактан кызларның шатлыклы пышылдавы ишетелде. Тагын ямьле җәй җитте, каникуллар башланды. Галия белән Әнвәрне авылга, әбиләренә илтеп куйгач, олы кызын Ленинградка экскурсиягә алып китте. Фатыйх. Менә нинди икән ул Ленинград! Шәһәрнең матурлыгына Флүрә сокланып туймады. Аларның бистәсе бик ярлы икән бит! Әтисе белән тарихи урыннарны, музейларны карадылар, күтәртеп куелган күперне күрделәр, су трамваена утырып йөрделәр, Петергофта да булдылар. Берничә көнгә сузылган бу сәфәр күңелдә онытылмас тәэсир калдырды. Өйгә кайткач та кыз Ленинградны озак оныта алмады, Ленин яшәгән шәһәр турында иптәшләренә сөйләде, алып кайткан открыткаларын күрсәтте. Икенче елны алар, сыйныфларындагы бөтен иптәшләрен кызыктырып, җыйнаулашып Мәскәү шәһәренә юл тоттылар, абыйларында булдылар, Мәскәү белән таныштылар. – Сиңа Советлар Союзы Герое дигән исемне ник бирделәр, Мәсгутъ абый? Алтын йолдызыңны карарга ярыймы? Балалар аны сорауга күмде. – Фәүзи абый, Калининград немецләр шәһәре булганмы, ул ямьлеме? – Юк, балалар, үзебезнең Мәскәү ямьлерәк! Абыйлары, җиңгәләре аларны әйбәтләп кунак иттеләр, кич циркка да бардылар әле. Андагы искиткеч матурлыкны, утлар яктысында күз күрмәгән хайваннарның чыгышларын караган балалар шатлыктан җиде кат күктә иделәр! – Бүген Кызыл мәйданга барабыз! – диде әтиләре шатланышкан кызларына. Ленин мавзолее янында чират күп иде, анда кермәделәр, кызыксынып, тирә-юньне карап йөрделәр. «Славянский базар» дигән җирдә ашап та чыктылар әле. Шулай вакыт узганын сизмәделәр дә. Өченче көнне үзләрен алырга җибәрелгән машинага утыртып, әтиләре аларны Сабит абыйларына алып китте. Сабит төсле металлургия өлкәсендә зур белгеч икән, хәзер аны металлургия буенча министр урынбасары итеп үрләткәннәр!

Тэглар:

44

0