16 нчы көн. Кар астында гөлләр бар

16 нчы көн. Кар астында гөлләр бар

– Менә монысы әйбәт булган, кызым. Гали абзый атагызга: «Дөньялыкның яман гадәтләрен, эчү-тартуны бетерергә вакыт, малай. Зират инде синең өстә, миннән соң авылда мулла булып калыр кеше калмады, аң бул!» – дигән. Менә бу төшләрдән атаңа ирләр дисбесе ясап бирермен, сумкама салып ук куй. Шундый еракларга барып йөрүләрнең файдасы тисен инде, Раббым! Дөньялар үзгәреп, сәламәтлегең рәтләнеп китмәсме әле... Атаң да ипкә кереп китмәсме!... – дип сөйләнде. Туксанынчы еллар шаукымы дөньяларны үзгәртеп бетергәнче, хәтерендә уңай тойгылар калдырган нефть һәм розалар исе килеп тора торган, тып-тын Нафталанга Айгөл тагын өч мәртәбә барды. Әмирхан абзый улы Мәгърифәт белән аэропортка килеп, «Жигули» машинасында зурлап каршы алдылар, күчтәнәчләр белән озаттылар. Алдан хәбәрләшеп, уңайлы шифаханәгә путевка алдылар, кызның сәламәтлеген кайгырттылар. Айгөл дә, Әмирхан абзый җибәргән калын-калын китапларга һәм көнчыгыш тәм-томнарына каршы, май талоннарын җыеп, эретелгән сыер мае, бал, каклаган каз, йон оекбашлар салып торды. – Айгөл, ияләшеп кенә бетәсең – кайтыр вакытың җитә. Сиңа бит яхшылап дәваланырга кирәк иде. Озаккарак кил. Бәлки, бөтенләй дә калырсың?! Безнеңчә сөйләшәсең дә инде. Без бит сине үз кызыбыз кебек яратабыз! Сагындырасың хәтта... – дигән иде соңгы тапкыр саубуллашканда Әмирхан ага. – Рәхмәт, Әмирхан ата! – дип ихлас җаваплады Айгөл. – Миңа сезнең белән очрашу әйтеп бетермәслек куаныч китерә. Әгәр язмыш сезнең белән очраштырмаган булса, мин күп нәрсәгә төшенмәгән булыр идем. Нафталан ванналары гына түгел, күбрәк сезнең җылы мөнәсәбәтегез минем җаныма-тәнемә сихәт бирә. Ләкин кала алмыйм. Мине бит туганнарым, туган җирем көтә. – Сиңа бит анда салкын... – Күрәсең, мин карлар илендә ут ягып, гөлләр үстерергә теләүче хыялыйлар затыннандыр, – диде Айгөл офыкларга карап.

Тэглар:

35

0