
Шакир Янбаев "Гөлбостан яланы"
16нчы көн #әдәбимарафон Бу якты дөньяга күпме кеше килә, күпме китә. Эз калдырам дип, түш киереп йөргәннәр эзсез югала, хәтта кайберәүләрнең үзе яшәгән чакта ук таштан юнып, чуеннан коеп калдырган һәйкәлләре дә озакка бармый, онытыла, юк була. Ә икенчеләр үлгәч тә яшәүне дәвам итәләр. Гөлбостан апай, мөгаен, әнә шундый кешеләрнең берседер. Менә ничәмә еллар үтте инде, ул күтәреп, бөртегенә дә тимичә алып кайткан орлык чәчелгән җирне Гөлбостан яланы дип йөртәләр. Ул гына да түгел, һәр көз саен уңыш бәйрәмнәрендә күпереп торган ап-ак калач пешерәләр безнең авылда. Аның йомшаклыгына, хуш исенә хәйран калмаган кеше юк. Гөлбостан яланының икмәге, диләр, читтән килүчеләргә. Бу комачны гомер юлы үткән өлкәннәр дә, тәүге буразнаны ярып, газиз җирдә борчак уңышын үстергән яшьләр дә авыз итә. Яңа йола шундый безнең якта. Кешеләр әйтерсең намус сафлыгын, күңел пакьлеген сакларга, аны иң олы хәзинә итеп килер буыннарга җиткерергә шулай ант итәләр. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ШакирЯнбаев #Гөлбостаняланы #Дөньякүләмәдәбимарафон
34
0