
Нәбирә гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
16 нчы көн #әдәбимарафон2025 Туганымны рәнҗетмәс өчен генә «ярар» дидем. Авыл кечкенәдән үк минем дошманым булды. Җәйге ялларымда шунда болганмас өчен мин кыш айларында ук мең хәйлә корам, әмма әти бердәнбер иркә кызын, үкертеп елатып, Карасуга илтеп ыргыта, һәм бу әсирлекнең азагы аяк-кул сындырулар, баш ярылулар белән тәмамлана иде. Хак, соңыннан табигатьнең матурлыгы күзгә чалына башлагач, җиләкле аланнар, төрле төсләр белән бизәлгән чуар күбәләкләр, алтын сибелгән арыш-бодай басулары, чишмә буйлары бик-бик сагындыра, күңел яңадан шул манзара-күренешләрнең кабатлануын тели, тик ул теләк теләк булудан ары узмады. #ТатарстанЯзучыларберлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
44
0