Алсу Нәҗми "Кояшым"

Алсу Нәҗми "Кояшым"

Нурлар чәчеп алсу таңнарда Кояш күтәрелә тауларда. Йолдызлардан торган муенса Әверелә якты нурларга. Кара төн салкынын җиңүче, Тереклеккә яшәү бирүче, Җылы, якты нурлар сибүче, Бар җиһанны иңләп гизүче- Таң атуга якты юл башым, Киләчәккә якты карашым, Һич сүрелмәс гомер юлдашым, Син икәнсең якты Кояшым.

Тэглар:

42

0