Фәнис Яруллин "Ана чәчәкләр китерә"

Фәнис Яруллин "Ана чәчәкләр китерә"

Менә бер ай инде Ринатка чәчәкләр китерәләр. Ә егетнең китерүчене күргәне юк әле. Чәчәкләр биреп назлаучы яхшы күңелле кеше кем соң ул? Егетнең туганнары да, әллә ни якын дуслары да юк әле бу шәһәрдә. Диплом алып эшкә килүенә дә беренче айлары гына иде. Һәм менә бу авыру аны кинәт аяктан екты. Күпвакыт Ринатның хәле авыр була. Тирән чокырга төшкәндәй өнсез ятканда, ул чәчәкләрнең килүен сизми дә кала. Андый чакларда уттай кызган маңгаеннан кемнеңдер йомшак куллары сакланып кына сыйпавын тойгандай була. Ярым йомык керфекләре арасыннан әнисенең борчулы йөзен күргәндәй, ягымлы сүзләрен ишеткәндәй була. Әмма егет, аңына килеп, күзләрен ачканда, койкасы янындагы тумбочка өстендә әнә шушы чәчәкләр генә була.

Тэглар:

44

0